ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2024 ел
җомга

Бүген Ләке авылында барыбызның да яраткан керәшен бәйрәме Питрау узды. Питрау көне, Сабантуй кебек үк, төрле милләт кешеләренең бердәмлеге һәм күңел ачу урыны булды.

Питрау табигатьне данлаучы бәйрәм, шулай ук урып-җыю газаплары алдыннан ял бирүче чара.  Кич белән авыл халкы һәм кунаклары Питрау бәйрәмендә катнаштылар.

Шул матур дөньяларны борчып, аяз күгебезне тынгысызлап торучылар да бар шул әле. Шундый авыр вакытларда безнең, Россия  халкының, бик күркәм сыйфаты бар. Ул берләшү, бер-береңә ярдәмләшү.

Безне, Җәлил ветераннарын шушы олы хис бергә җыйды. СВО да гы егетләребез өчен янып-көйгән хатын-кызларыбыз җыелышып маскировка сеткалары үрәбез. Без эшләгән шушы сеткалар  егетләребезнең гомерләрен саклап кала алырлар дигән уй белән, изге теләкләребезне тели-тели, күңел җылыбызны сала-сала үрәбез без аларны. Инде  җәй көнендә генә дә тугызынчы сетканы үреп бетерү алдында. Без бу эшләрне кыш көненә үк башлаган идек. Җылы киемнәр,  урын – җир кирәк яраклары да җыеп җибәрдек. Инде менә кабат сетка үрә башладык.

Дару үләннәре җыеп,  егетләр өчен тәмле шифалы чәйләр ясыйбыз. Оста куллы кызларыбыз фронттагы егетләр өчен бик кирәкле “сухой душ” лар ясап җибәрәләр.

Бу эшләрдә үз теләкләре белән катнашучы хатын – кызларыбыз Валиева Фәния, Гарайшина Суфия, Гиниятуллина Гөлзифа,  Ахмадуллина Нәсимә, Гиниятуллина Энҗе, Горшунова Вера,Зарипова Гөлнәзирә, Шакурова Фәридә, Даньшина Ольга, Хафизова Фирдәвес, Сабирова Мәдинә,  Ләйсән, Тухбатуллина Фаимә, Аминефа Фәһимә, Гарайшина Нәбирә, Шарапова Альфинур, Латипова Разыя, Мингазова Әнисә, Латипова Рәйсә, Камалова Айсылу, Хайдарова Ильмира һәм башка бик күп хатын-кызлар катнаша. Җәлилнең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән ике бертуган кыз Ахметгалиева Алия белән Азалияләр дә әбиләре белән бергә сетка үрүдә бик теләп катнашалар.

Бу яхшылыклар аларга уңышлар булып кире кайтсын.

 

 

Автор: Мингазова А.Г.

Питрау бәйрәме уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Сарманлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә районыбызның тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.

Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бездә чананы – җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры.

Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.

11 июль көнне Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2024» бәйгесе үткәрелде.
Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, ДОСААФның район бүлеге көчләре белән оештырылды. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар — «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү».


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ләке авылында 12 июльдә 15.00 сәгатьтә узачак бәйрәмгә әзерлек эшләренең барышы белән танышты.

Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин килде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Сәфәр барышында Марсель Мансур улы Сарман район үзәк хастаханәсе стационарын ремонтлау белән танышты, район активы белән киңәшмәдә проблемалы сораулар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

Бүген Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Кәримә Сөләйман кызы 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
   Шундый истәлекле дата белән юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р. , «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы  Кәримов Р.Ә., “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мухлисуллина Л.З. котладылар. Алар  көн геройына чәчәкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар  ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртуын теләделәр.
  Кәримә Сөләйманова барлык кешеләргә җылы сүзләре һәм игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Тикшерү эшләрендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты Техниканың торышын Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Альберт Борһанов җитәкчелегендәге җаваплы комиссия карады. Комиссия составында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге баш инженер-инспекторы Альберт Сәлахов, «Россельхозцентр»филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Салихов, механизация идарәсе консультанты Гөлүс Фәттахов, җитештерү комплексларының башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Ләшәү-Тамак мәктәбендәге «Эко-Мэрхэмэт» экологик лагере сменасын ябуда катнашты. Лагерь күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге һәм якыннары махсус хәрби операциядә хезмәт иткән балалар өчен оештырылган.

Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзорның түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия тематик «кайнар линия»се старт ала. Консультацияләр 8-19 июльдә узачак.

Гражданнар кулланучыларны белем бирү хезмәтләренең намуссыз вәкилләреннән яклау өчен нинди чаралар күрелә, сыйфатсыз укыту яки белем бирү хезмәтләре турында шартнамә шартларын үтәмәү өчен нинди компенсация механизмнары каралган, белем бирү учреждениесеннән белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзелгәнче нинди документлар һәм реквизитлар сорарга кирәклеге турында сораулар бирә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International