ЯҢА БЕЛЕМНӘР АЛЫР ӨЧЕН! «ТАТНЕФТЬ» ГРАНТЫ ҮЗЛӘШТЕРЕЛГӘН.

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

01.04.2024-05.04.2024 кадәр Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Сарман муниципаль районының «М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждение директоры Лилия Акрамовна Дәүләтшина «Мәдәният өлкәсендә менеджер» максатчан программасының «Мәдәният» юнәлешендә 2023 елда «Татнефть» ААҖ грантларының өченче конкурсында җиңүче булган «ДМШның заманча директоры» проектын тормышка ашыру кысаларында көндезге өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курсларында «Балалар сәнгать мәктәбе. Заманча менеджмент технологияләре» Санкт-Петербург шәһәренең Төньяк башкала инновацион-белем бирү үзәге базасында укулар узды.

         Илебезнең төньяк башкаласы Санкт-Петербургта узган квалификация күтәрү курсына бару «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән мөмкин булды, чөнки Грант – ул һөнәри өлкәдә куллану өчен яңа белем һәм файдалы мәгълүмат алу, фикердәшләр белән очрашу һәм төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу, күзаллауны киңәйтү һәм, әлбәттә, үз потенциалын тормышка ашыру өчен квалификация күтәрү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International