Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме.

2018 елның 25 декабре, сишәмбе
Җәлил бистәсендә һәр елны «Поделись частичкой доброты» хәйрия акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Җәлил поселок китапханәсе әлеге бәйрәмне оештыруда актив катнаша. Быел хәйрия акциясендә “Җәлилнефть” идарәсе коллективы, шулай ук Җәлил технологик транспорт идарәсе һәм ООО “Аквест” коллективлары катнашты. Алар ярдәме белән 108 балага Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм кунаклары – Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Ә.Ф, Җәлил бистәсе башлыгы Каримов Р.А., “Җәлилнефть” идарәсе һәм Җәлил технологик транспорт идарәсе профсоюз комитеты рәисләре Филимонов В.Н., Ибатуллин И.К. балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Бәйрәмгә килгән һәр бала, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Китапханәчеләр, Кыш Бабай бүләкләренә өстәп, уеннарда катнашкан балаларга китаплар өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International