Менә 1 чиреккә бирелгән вакыт та үтеп китте. 30 нчы октябрь көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча укучылар өчен линейкалар үткәрелде.
Линейкада 1 нче чирек нәтиҗәләре ясалды, чирекне «бишле»гә тәмамлаган укучылар билгеләп үтелде. Укучылар төрле конкурсларда һәм ярышларда актив катнашкан һәм җиңгән өчен грамоталар , дипломнар белән бүләкләнделәр.
Директор урынбасары Вәлиева Э.И. көзге каникул вакытында техника куркынычсызлыгы буенча инструкция үткәрде. Ул укучыларга киемдә яктылыкны чагылдыручы элементларны куллану кирәклеге, урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатты. Көндез, караңгы вакытта һәм күз күреме чикләнгән шартларда юлда үз-үзеңне тоту турында аңлатты. Шулай ук укучыларга «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы ТР 71 нче законы турында да искә төшерде.
Мәктәп директоры А.И. Ильдаров укучыларга, укытучыларга елның шундый уңышлы башлануы, район, төбәк, төбәкара конкурслардагы уңышлары өчен рәхмәт белдерде, балаларны җиңүләре белән котлады һәм аларның барысына да каникул көннәрендә яхшы һәм актив ял итүләрен теләде.