Уку эвакуациясе-мәгариф учреждениесендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан 28 нче октябрь көнне безнең мәктәптә планлы янгын сүндерү эвакуациясе үтте. Гамәли эвакуациянең башлануы-алынган сигнал, автоматик янгын сигнализациясе. Мәктәп персоналы тарафыннан укучыларны бинадан эвакуацияләү оештырылды, тревога сигналы буенча барлык укучылар һәм педагоглар мәктәп бинасыннан тиз арада эвакуация чыгу юллары буенча чыгып киттеләр. Педагоглар тиз арада исемлек буенча укучыларны барлап чыктылар, балалар саны турында хәбәр иттеләр. Барлап чыгу барышында ачыкланганча, бинада беркем дә калмады, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде. Укучылар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр.