Сарманлылар этнографик диктант яздылар

2019 елның 1 ноябре, җомга

Районда ноябрь аеның беренче көне “Зур этнографик диктант” дигән халыкара акция белән башланды.

Ул - дүртенче ел рәттән, ә районда икенче ел үткәрелә. Районда узган ел ул 1 мәйданчыкта үткәрелсә, быел – ике: Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил поселогының икенче мәктәбендә уздырылды. Узган ел аны районда 60 кеше язса, быел этнография буенча үз белемнәрен Сарман урта мәктәбендә сынап караучылар - 122, Ә Җәлил икенче мәктәбендә 105 булды. Теркәүчеләрдән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Сарман мәктәбендә акциядә иң актив катнашучылар район хакимияте, мәгариф бүлеге, Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназиясе, прокуратура коллективлары, ә Җәлил поселогында мәктәпләр, балалар бакчалары, поселок җирлеге, музыка һәм рәсем мәктәпләре, ветераннар советы булган. Киңрәк масштабка килгәндә, этнографик диктантны бүген Россиянең 85 төбәгендә һәм 38 чит илдә яздылар.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International