4 ноябрь Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 ноябрь - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан, Карашай Саклау мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән танып – белү - күңел ачу программасы үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар.  Программа ахырында Ватаныбызның тарихын белү буенча викторина үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International