«Форпост» активистлары пневматик винтовкадан ату буенча Республика спартакиадасының зона этабында катнаштылар.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2019 елның 30-31 октябрендә Әлмәт шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар оешмалары арасында пневматик винтовкадан ату буенча «Форпост» республика спартакиадасының зона этабы узды.Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан командалар катнашты: Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Сарман, Ютазы.

Сарман районын Сарман гимназиясенең «Форпост» отряды активистлары Захарова Зәринә һәм Яруллин Марат тәкъдим итте. Активистларны ярышларга Сарман гимназиясенең ОБЖ укытучысы Әскәров Мансур Җәүдәт улы әзерләде. Зона этабы нәтиҗәләре буенча үз категориясендә Яруллин Марат II урын , Захарова Зарина III урын алды. Гомумкоманда зачетында Сарман муниципаль районы мактаулы II урынны алды. Шәхси һәм гомумкоманда зачетында җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International