2019 елның 31 октябреннән 3 ноябренә кадәр Уфа шәһәрендә «иң яхшыларның иң яхшылары» проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Вдохновение»X Халыкара конкурс-фестивале узды.
«Вдохновение» X Халыкара конкурс-фестивалендә «Кәеф» татар вокаль ансамбленә «Вокал» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме, ә Ландыш Нуретдиновага «Вокал-соло» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеме бирелде.