Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Халыклар бердәмлеге көне.

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

2 ноябрь көнне Җәлил мәдәният йорты сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Җәлиллеләрне поселокның башлыгы Р.А. Кәримов котлады .

Шулай ук, бу көнне "Без - Россия гражданнары!» акциясе кысаларында яшь җәлиллеләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Балаларны котларга "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма секретаре А.Ф. Сафина, КФҮнең Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Г. Х. Гарипова, шәһәр тибындагы Җәлил поселогының Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгече И. А. Гарифуллина килде. Яшүсмерләргә  Р.Ә. Кәримов котлау сүзләре әйтте, ә аннан соң балаларга аларның беренче паспортларын тапшырды. 

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Тамашачылар алдында Җәлил мәдәният сарае солистлары, бию һәм вокаль коллективлары чыгыш ясады. Чара барышында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Гүзәл Яһудина башкаруында «Родина» җыры яңгырады, ә «Гранд» вокаль ансамбле «Гүзәл җирем" җырын дулкынландыргыч һәм эмоциональ рәвештә башкарды.

Бәйрәм концертына «Җәлил яшьләре" вокаль ансамбле һәм «Заклепки» вокаль ансамбле аерым ямь өстәде. Коллективлар тамашачыларга җылы, дәртле һәм күңелле җырлар бүләк иттеләр. «Апрель» халык бию ансамбле һәм «Вдохновение»хореография коллективы җыелучыларны үзләренең матур биюләре белән шатландырдылар. Гыйльманов Марат башкаруында «Молитва» җырын зал тып - тын калып , тирән дулкынланып тыңлады.

«Карамель» хореография коллективы башкаруында «Минем Россия» патриотик биюе чараның якты финалы булды.

Концертка килгән тамашачылар күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр алдылар, артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International