Сарманда җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматында утырыш узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Башкарма комитетның зур залында авыл җирлекләре башлыклары катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» форматында утырыш узды.

Утырышта «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

«Түгәрәк өстәл» гә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен федераль законнар таләпләренә туры китерү, телевидениенең аналоглы цифрлы тапшыруларга күчүе, «2020-2025 елларга авыл халкын җир асты чыганакларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү» программасы проектын эшләү нәтиҗәләренә кагылышлы берничә мәсьәлә чыгарылды.

Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча да конструктив һәм нәтиҗәле диалог булды, аның максаты-җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен карарлар кабул итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International