Район архивында сыйныф сәгате үткәрелде

2019 елның 8 ноябре, җомга

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 10 А сыйныф укучылары өчен «Әфганстан. Сугыш беренче заттан» дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.

Архив бүлеге җитәкчесе Гөлшат Солтангалиева архив фондлары буйлап экскурсия үткәрде, әфган сугышында катнашучыларның (1979-1989 еллар) Сарман районы буенча архив коллекциясе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International