6 нчы ноябрь көнне Яхшыбай авыл клубында Татарстан Конституциясе көненә багышланган кичә булып узды. Аның кысаларында викторина, җыр-биюләр, караоке, чәй табыны оештырылды. Көзге муллыктан әзерләнгән ризыклар буенча бәйге оештырылды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Кичә барысының да күңеленә хуш килде.