Гимназиядә көнкүреш батарейкалары җыю буенча акция дәвам итә.

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Файдаланылган батарейкада шактый куркыныч матдәләр бар: олово, ртуть, цинк, магний, никель,кадмий, кургаш. Терекөмеш күзләрне начарайта, нерв системасы авыруы китереп чыгара. Терекөмеш-кеше өчен агу. Кургаш бөер һәм баш миенә зарар сала. Кадмий-яман шеш тудыра.
Файдаланылган батарейкаларны ничек дөрес утильләштерергә:
файдаланылган элементларны бары тик батарейкалар өчен махсус контейнерларга гына ташларга кирәк, соңыннан аны эшкәртүгә кабул итү пунктына тапшырырга кирәк. Көнкүреш калдыклары булган батарейкаларны чүп савытларына ташларга ярамый!
Гимназиядә шундый контейнер урнаштырылган.
Экология проблемаларына битараф булмаган барлык балаларны һәм аларның ата-аналарын күрергә шат булачакбыз!
Әйләнә-тирә мохит турында кайгыртучыларга рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International