Бүген республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов безнең районга эш визиты белән килде. Ул «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең депутатлар фракциясе җыелышында катнашты.
Шулай ук Казаннан килгән кунаклар арасында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең төбәк контроль комиссиясе әгъзасы Евгений Моисеев та бар иде.