Юрий Камалтынов Сарман районында Мобиль поликлиникада һәм капиталь ремонттан соң социаль объектларда булды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк контроль комиссиясе әгъзасы Евгений Моисеев безнең районга эш визиты белән килде.

Беренче эш итеп кунаклар район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән бергә Зур Нөркәй авылында булдылар, анда КАМАЗ базасында "Мобиль поликлиника" урнашкан иде. Поликлиниканы беренче итеп карау очраклы түгел иде, чөнки авыл халкын мобиль сырхауханәләрдә медицина тикшерүләре проектын башлап җибәрү «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында "Бердәм Россия" инициативасы буенча булды.

Кунакларны Сарман үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Галимов каршы алды. Ул бер шундый автоклиникада алты кабинет бар, аларда терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог һәм офтальмолог катнаша, шулай ук лаборатор тикшеренүләр кабинеты да каралган, дип сөйләде.

Аннары Юрий Зимелевич хезмәттәшләре белән күптән түгел капиталь ремонт төгәлләнгән объектларда булды - Зур Нөркәй балалар бакчасы һәм Зур Нөркәй мәдәният йорты.

Илназ Дәүләтбаев фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International