Миңненур апа Илексаз авылында туып үскән, гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Тормыш иптәше – сугыш ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан абый белән биш бала үстергән. Бүгенге көндә алар балаларының игелекләрен, 11 онык һәм 16 оныкчыкларының куанычларын күреп яшиләр.
Миңненур апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова җиткерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.