Карашай-Саклау авыл җирлегендә хезмәт батырлары белән очрашу кичәсе үткәрелде

2020 елның 20 марты, җомга

Герой - ул яу кырында сугышучымы, тылда эшләүчеме, яки тыныч хезмәттә батырлык күрсәтүчеме-барысы да тигез. 17 мартта Чураш мәдәният йортында шушы девиз астында хезмәт батырлары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Сәхнә түре — Почет билгесе кавалеры Габделхаков Наил Габделхак улы һәм РСФСР ның атказанган мелиораторы Шаяхметов Фаиз Хәниф улына бирелде . Аларның тормыш , хезмәт юлларын бик тәмле итеп авылыбызның хөрмәтле шагыйрәсе Хайруллина Вәсимә Лотфулла кызы сөйләп бирде. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна ветераннарыбызны котлады.Авылдашлары өчен изге гамәлләр кылган һәм хөрмәт яулаган легендар шәхесләргә рәхмәтен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук Карашай — Саклау балалар бакчасы нәниләре үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр. Мәктәп укучылары тамашачылар кунакларыбызга сораулар бирделәр. « Хөкүмәтнең шушындый зур дәрәҗәләренә ирешү өчен шәхес нинди сыйфатка ия булырга тиеш? дигән сорауга  алар - Ватаныңны ярату, кешелеклелек, тырышлык дип җавап бирделәр .Кичә җыр- моң белән үрелеп барды. Очрашу — кичә чәй өстәле янында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International