Китапханә яңалыклары

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Үзизоляция чорында  китапханә ишекләре ачык булмаса да, үзебезнең китап укучыларыбыз белән араны өзмибез. Алар белән “ВКонтакте” социаль челтәрендә аралашабыз, төрле онлайн чаралар үткәрәбез.

27 апрель көнне дә  Сарман  “Үзәкләштерелгән китапханә” төркемендә төрледән-төрле чаралар үтте. Озак еллар  район китапханәләрендә эшләгән китапханәчеләр турында язма “Безнең тарих сездән башлана” дип исемләнгән  онлайн күзәтү кысаларында урын алды. ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырылган “Фотоларда гомер мизгелләре” фотомарафонына төрле елларда Татарстаныбызның матур, истәлекле урыннарында төшкән фотолар куелды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында уздырыла торган “Фронтовиклар иҗаты”  әдәби марафоны яңа катнашучылар белән тулыланды. Нәни китап укучылар өчен “Әкияттә-кунакта” сәхифәсе үз ишекләрен ачты. Таушалган китапларны ремонтлау буенча мастер-класс төркемебез укучыларын битараф калдырмады.

Безнең төркемгә http://vk.com/club92151379 сылтамасы буенча кушылырга мөмкин. Үзизоляция чорында вакытыгыз кызыклы да, файдалы да үтсен! Сәламәт булыгыз, хөрмәтле китап укучыларыбыз!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International