Алдынгы механизаторлар бүләкләнде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов кичә язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр.

Басу-кырларда үзебезнең ил тракторларында эшләүчеләрдән беренче урынны - “Сарман” агрофирмасыннан Рамил Габделхаков, икенче урынны - “Нөркәй” агрофирмасыннан Флүр Гайфетдинов, өченче урынны “Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Шәйдуллин алдылар. Чит ил тракторларында эшләүчеләрдән иң күп смена нормасы башкарып, беренче урынны - “Сарман” агрофирмасыннан Рәмдүс Фәретдинов, икенче урынны - “Нөркәй”дән Тәлгат Ибраһимов, өченче урынны “Җәлил”дән Зөфәр Гыймадиев алдылар. Язгы культуралар чәчүдә эшләүчеләр арасында беренчелекне “Сарман” агрофирмасыннан Ильмир Хафизов алса, икенче hәм оченче урыннарны “Нөркәй” агрофирмасыннан Илнур Гыйләҗев белән Назыйф Галиуллин бүлештеләр.

Альберт Шәрипов фотолары
Сания Мәүләвиева язмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International