Коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан, Җәлилдә 11 һәм 24 апрельдә поселок юлларын дезинфекцияләү үткәрелде.Җәлил урамнарын чистарту өчен "Татнефть" компаниясе коммуналь техника бүлеп бирде. Җәлил поселогы администрациясе"Татнефть" ГАҖнә күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус таралуга каршы көрәш кысаларында поселокта торак йортларның подъездларын график буенча дезинфекциялиләр.