Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 25 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

сәгать 6дан. 18 сәгатькә кадәр. 26 октябрь 2020 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 октябрендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр (Казанда секундына 15 метрга кадәр).

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкса Сез урамда булганда, җир асты кичүе яки подъездларда,биналарда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары егылырга мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Якын-тирәдә булырга ярамый

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Куркыныч тудырырга мөмкин ватык пыялалар, югары катлар тәрәзәләреннән коелучы, шулай ук түбә элементлары. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International