Бүген Сарман гимназиясе базасында гомуми белем бирү учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсының муниципаль этабы узды. Һәр отряд лаеклы чыгыш ясады, иҗади талантларны да, командада эшли белүләрен дә күрсәтте. Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең хокук бозуларны профилактикалау отряды “Немезида” бәйгенен призеры булды.
Хокук бозуларны профилактикалау отрядлары районның һәр мәктәбендә оештырылган. Алар мәктәптә дисциплинаны күзәтәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Полиция, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр.