Бүген 19-23 апрель көннәрендә язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасындагы ярышларда җиңүчеләр билгеләнде.
Аларны Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов бүләкләделәр.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Ил тракторлары буенча
1. Хәмис Сабиров
2. Григорий Фомичев
3. Раиф Солтанов
Чит ил тракторлары буенча
1. Рәмдус Фәретдинов
2. Хатыйп Хафизов
3. Радик Гыйбадуллин
Сабан культуралары чәчү буенча
1. Валентин Бормотин
2. Нияз Тимерҗанов
3. Ленар Якупов