”Үсеш ноктасы” Җәлил гимназиясендә

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының  под-350/21 номерлы  боерыгы  буенча МБГББУ “Җәлил гимназиясе” “Үсеш ноктасы” дип аталган белем үзәге эшли башлаячак оешмалар исемлегенә  кертелде. Үзәк эшчәнлегендә яңа белем бирү технологияләрен,  укыту һәм тәрбиянең яңа ысулларын кулланылышка кертү өчен шартлар тудырылачак.  Үзәкне булдыру цифрлы, фәнни-табигый, техник һәм гуманитар профильләр буенча төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерергә,  «Технология», «Математика һәм  информатика», «Тән тәрбиясе һәм тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» фән өлкәләренең эчтәлеген яңартырга һәм укыту ысулларын камилләштерергә мөмкинлекләр ачачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International