Жэлил поселогында "Мэдэни моhит"

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Ял итәргә өйрәндек.

      "Татнефть" ГАЖ, "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән Җәлил поселогының иң матур җирендә, Тукай урамында, "шәһәрнең мәдәни мөхите" кысаларында урам бәйрәмен карап кайттык. Аны Җәлил поселогы гимназиясенең директоры, күпкырлы талант иясе Гөлнара Назыйф кызы Булатова алып барды. Үзенең укучысы, бүгенге көндә студент егет белән икесе генә булсалар да, моңсуланып утырырга ирек бирмәделәр. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүзләр белән аралаштырып алып барылды. Ләйлә Дәүләтованың,  "бәхет нинди була? " дигән шигыре нигезендә барган дискуссия вакытында, бәйрәмгә килгән һәр тамашачы үзенең фикерен

белдерде.  Бәхетне һәр кеше үзенчә тоя, бәяли. Әмма һәркем өчен уртак, мөһим әйберләр дә бар. Һәр кеше авызыннан "саулык - сәламәтлек, ил-көннәрнең тынычлыгы барыннан да кадерлерәк ",- икәнен ишетү, барыбызны да берләштерде.

      Быелгы ел "туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы ",- буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бәйрәм халкыбызнң бөек шагыйре Габдулла Тукай исемендәге урамда үткәрелде. Бәйрәмгә "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсеннән Гөлгенә Мәрдамшина һәм мин Әнисә Минһаҗева чакырылган идек.  Без үз шигырьләребезне  сөйләдек. Бәйрәмгә шушы урам кешеләре дә, Гөлнара  Назыйф кызының хезмәттәшләре (укытучылар) да, укучылары да килгән иде. Ике сәгать вакыт сизелмәде дә. Урысча, татарча, заманча, халыкныкы булып беткән җырлар яңгырады. Заманча итеп көйләп куелган аппаратура да үз эшен эшләде. Хәтта, "бу кадәр матур музыкага кушылып җырламыйча ничек түзим?!",- дип җырлап утырган Гөлүсә Баянованың кулына микрофонны тоттырып ук куйдылар. Ул үзе генә дә, Гөлнара Назыйф кызы белән бергәләп тә җырлап, барыбызны да шаккатырды. Талантлы безнең халык. Мондый бәйрәмнәрдә ул бигрәк тә күренә. Биюләрнең мариныкын, башкортныкын,  татарныкын, "яшьләрскиен" биеп рәхәтләндек. Беркем беркемне гаепләмәгәч, кул чабып утыргач бик рәхәт булды. Кайда артист, кайда тамашачы, аны уйлау юк, гел бер булып беттек. Ул балалар рәхәтләнде...  Алар бүген кайда йоклаганнарын да белмәгәннәрдер инде.

      "Татнефть" берләшмәсенә, артистларга, шушы бәйрәмне оештырган поселок җитәкчелегенә рәхмәтләр әйтеп, кабат күрешүләрне өмет итеп таралыштык.

 

Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International