Бүген Сарман районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов озатып йөрде. Механикалаштыру буенча белгеч-бүлек башлыгы-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов. Иң беренче булып «Нөркәй» агрофирмасының Шәрләрәмә бүлекчәсе, аннары – Нөркәй машина-трактор станциясе тикшерелде. «Сарман» һәм «Җәлил»агрофирмалары да игътибардан читтә калмады. Чарада шулай ук «Агросила-Сервис» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Петр Чаплыгин, җәмгыятьнең баш инженеры Рамил Нуриәхмәтов, җәмгыятьнең Нөркәй участогы буенча филиалы җитәкчесе Дамир Гыйниятуллин, җәмгыятьнең Җәлил участогы буенча филиалы җитәкчесе Марат Хәлиуллин, районның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнашты. Комиссия әгъзалары хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләделәр. Агрофирмалар арасында максималь балл-70не җыеп, беренче урынны "Нөркәй" агрофирмасы алды. Икенче урынны «Җәлил» агрофирмасы алды, ул җиңүчедән бер баллга калышып барды. «Сарман» агрофирмасы 68 балл белән өченче булды.