Гарипова Аниса Фатхулла кызының 90 яшьлек юбилее

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

     Гарипова Аниса Фатхулла кызы 1932 елда Актаныш районының Актаныш авылында туган. 1939 елда  аның әти-әнисе туган авыллары Актаныштан Финляндия белән чиктәш авылга күчеп киткәннәр. Аларны яңа җирләрне үзләштерү программасы буенча җибәргәннәр. Тиздән авылларында эвакуаөия башланган. 1941 елда Аниса Фатхулла кызы гаиләсе белән бергә Актаныш районының Богады авылына кайткан. Авыр сугыш еллары булган. 1945 елда Аниса Фатхулла кызының гаиләсе яңадан Финляндиягә кайтарып җибәрелгән. 1952 елда алар Татарстанга кайтканнар.

    Сугыштан соңгы авырлыкларга карамастан, Аниса Фатхулла кызы Алабуга педагогия институтына укырга керә, югары белем ала, башлангыч сыйныф укытучысы дипломын ала. Соңрак ул комсомол райкомында  пионерия бүлеге мөдире булып эшләгән. Шунда ул булачак тормыш иптәше Гафур белән танышкан, hәм алар 1965 елда өйләнешкәннәр, Сафарово авылына кученгәннәр. Шул авыл мәктәбендә алар 1987 елга тикле, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, эшләгәннәр.  

     Җәлил посёлогына  Аниса Фатхулла кызы гаиләсе белән 1998 елда кученеп килгән, шушы көнгә кадәр монда яши.

    Аниса Фатхулла кызы бик күп грамоталар hәм медальләр белән бүләкләнгән. Авыр тормышына карамастан,  ул искиткеч, кызыклы әңгәмәдәш, шат күңелле, позитив кеше булып калган.

     Бу матур көнне юбилярны Совет аппараты җитәкчесе Исмагилова Ю. Р., Җәлил посёлогы Советының оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гарифуллина Г.И., Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Хузина Г. И. котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан Кремльдән хат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

                                                                   Җәлил посёлогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International