Александровка авыл җирлеге Советы утырышы

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Бүген Сарман муниципаль районының Александровка авыл җирлеге Советы утырышы булды.

Утырышның көн тәртибенә 1нче Александровка бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре һәм авыл җирлеге башлыгын сайлау мәсьәләләре кертелде.

Александровка авыл җирлеге башлыгы итеп депутатлар арасыннан элек җирлек башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы булып эшләгән Вафин Ирек Фатыйх улы сайланды.

Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International