"И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә 15 сентябрь көнне "Бездә бүген кунак бар" дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте

2022 елның 16 сентябре, җомга

И.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә 15 сентябрь көнне "Бездә бүген кунак бар" дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Балаларны районыбыз сәнгать әһелләре белән якыннан таныштыру, аларның иҗатын өйрәнү, ике буын арасында җылы мөнәсәбәт булдыру- очрашуның максаты әнә шул иде. Чакырылган кунак-җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шушы көннәрдә генә 75 яшьлек юбилеен каршылаган Рафис Язкар улы Уразаев иде. Ул, балалар биргән сорауларга җавап итеп, сугыштан соңгы кыен елларда ничек үскәнен, әле телевизор түгел, радио да бөтен авылга бер генә булуын, салкын кышларда да урамга чыгып басып, шунда җырлар тыңлап өйрәнүен, ат белән Сарман сәхнәсенә конкурска килеп, борыңгы халык җырын башкарып, беренче бүләк алуын үтә дә кызыклы итеп сөйләде. Рафис Уразаев бүләк иткән "Чыгарсыңмы каршы алырга" җырының авторлары да Сарман егетләре булуын да белеп кенә калмыйча, алар турында да мәгълүмат алдылар. Моң геннар аша да күчә икәнлеген исбатлап, Рафис абыйның оныгы Байбулат Уразаевның гармунда халык көйләрен башкаруы да яшь тамашачыларга бик ошады.Рафис абый үзенең язмалары белән дисклар алып килгән иде, аларны сәнгатьтә уңышларга ирешкән балаларга бүләк итәргә булдылар. Очрашу матур тәэсирләр калдырды. Тикмәгә генә "бер очрашу-бер гомер", -димиләр бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International