Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның урман хезмәткәре көне белән котлавы

2022 елның 18 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Бу бәйрәмне гомуми бәйрәм дип санарга мөмкин. Чөнки урман-безнең иң зур табигый байлыгыбыз, илнең, республиканың, һәр районның бәяләп бетергесез икътисадый һәм экологик ресурсы. Бу милли байлыкны саклау, арттыру, сакчыл һәм рациональ куллану – Сезнең җаваплы эшегез. Без табигать байлыкларын саклый алабызмы, киләчәк буыннарның иминлеге тора бит.

Хөрмәтле урман тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, авыр, җаваплы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International