Сарман һәм Мөслим районнарының ир-егетләре өлешчә мобилизация кысаларында Казанга өстәмә хәрби әзерлек узарга киттеләр. Якташларыбызны озатуда район Башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм егетләргә хәерле юллар, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. "Сез чын патриотлар, без сезнең белән горурланабыз", - диде район Башлыгы егетләргә мөрәҗәгатендә.
Егетләргә юлга кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырылды, азык-төлек белән пакетлар бирелде.
"Прощание славянки" маршы астында егетләрне хәрби хәрәкәтләр ветераннары, дуслары, туганнары, якыннары озатып калды.