2022 елның 1 ноябрендә Сарман үзәк китапханәсендә «Нефтяник Джалиля»газетасы корреспонденты һәм фотографы булып китте. Алар китапханәнең эше һәм киләчәккә планнары белән таныштылар, иң актив укучылар белән очраштылар . Китапханәнең эше, «Alpha-буын китапханәсе» проектын тормышка ашыру кысаларында китапханәдә нинди чаралар үткәрелүе, китапханәнең нинди конкурсларда катнашуы турында директор Афзалетдинова Л. Г. сөйләде.