"Кызыл калфак" бакчасында "Халыкара урман көне" яки "Бөтендөнья урманнарны саклау көне" билгеләп үтелде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартта бөтен дөньяда "Халыкара урман көне" яки "Бөтендөнья урманнарны саклау көне" билгеләп үтелә. Ул безнең балалар бакчасында да актив билгеләп үтелде. Бу көнне «Кызыл калфак» балалар бакчасына Чатыр-Тау заказнигы начальнигы Сарваров Илнур Абүзәр улы һәм 1 категорияле белгеч Хәкимова Гөлнара Сириновна килде. 
 Урманны саклау проблемасы бүген дөньяның барлык илләре өчен мөһим экологик бурычлар рәтендә тора. 
Халыкара урман көне кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик тәртип нормаларын формалаштыру, Россия табигате төрлелеге турында белем бирү максатыннан берничә чара оештырылды. 
Барлык төркемнәрдә дә педагоглар урман, аның файдасы, урманда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрделәр. Урта төркем балалары эколабораториягә киттеләр, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар экологик викторинада катнаштылар, ә мәктәпкә әзерлек төркеменнән «Эколята-мәктәпкәчә яшьтәге балалар» агитбригадасы әгъзалары кече дуслары өчен яңа чыгыш әзерләделәр. 
Бәйрәм ахырында рефлексия үткәрелде, кунаклар үзләренең тәэсирләре, фикерләре, хисләре, сокланулары белән уртаклаштылар, шулай ук балаларга табигатьне саклау эшчәнлегендә актив катнашкан өчен грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International