МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе"ндә Сарман районы буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разиновна белән очрашу

2024 елның 12 марты, сишәмбе

12 март көнне "Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә " башлангыч сыйныф укучылары алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча  Сарман районы юл хәрәкәте иминлеге «ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ситдыйкова Алсу Разиновна чыгыш ясады. Ул Сарман районы территориясендә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы турында сөйләде, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләде. Очрашу барышында укучыларга юлларда, җәяүлеләр үтү урыннарында үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеге турында искә төшерде, балалар өчен автотранспорт өчен тоткарлау җайланмалары һәм аларны куллану кирәклеге турында сөйләде, шулай ук балаларга яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искә төшерде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Әлеге чара балалар өчен кызыклы гына түгел, файдалы да булд. Мондый профилактик чаралар мәктәп укучыларына юл иминлеген истә тотарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International