Җәлил поселогында Вәлиевлар гаиләсенең зөбәрҗәт туе

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Нәкъ менә шушы елның 12 мартында Миңнулла Гаптерәхим улы һәм Фәния Нәгыймулла кызы Вәлиевларның гаиләсе бергә яшәүләренең 55 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бергә 55 ел дата гына түгел, бу киләсе буыннарга җиткерергә кирәк булган бер хикәя. Юбилярлар җилкәсендә озын, бик матур һәм бәхетле тормыш. Ир белән хатынның мәхәббәте, тугрылыгы һәм хөрмәте генә бу датага ирешергә ярдәм иткән.

Ирле-хатынлы Вәлиевлар өч бала үстерделәр, аларга яхшы тәрбия, лаеклы белем бирделәр һәм хәзер инде үзләре нык, тату гаиләләр булдырдылар.

Бу истәлекле вакыйга белән аларны ТР Сарман МР «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципальн берәмлеге башлыгы Р.А. Кәримов һәм ТР МР Сарман МР башкарма комитетының ГХАТ бүлеге әйдәүче белгече И.А. Гарифуллина котладылар, рәхмәт хаты һәм бүләк, чәчәкләр тапшырдылар.

Хөрмәтле юбилярлар Миңнулла Гаптерахимовичны һәм Фәния Нәгыймулла кызын тормыш юлындагы бу истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйбыз, озак еллар бәхет һәм сәламәтлек телибез! Бәхетле гаилә тормышы эстафетасы буыннан-буынга тапшырылсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International