Участок сайлау комиссияләре үз эшләрен башлады

2024 елның 15 марты, җомга

Россия Федерациясе Федераль Җыенының 2023 елның 7 декабрендәге карары белән Россия Президентын сайлау 2024 елның 17 мартына билгеләнгән.

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, Россия тарихында беренче тапкыр Президент сайлаулары өч көн — 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Бүген районның барлык 43 сайлау участогында иртәнге 8.00 дә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында сайлау комиссияләре үз эшләрен башлады. Район халкы да активлык күрсәтә, гражданлык бурычын үтәп, киләчәк өчен тавыш бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International