Бүген республикада истәлекле дата – Татарстан флагы көне билгеләп үтелә

2024 елның 29 ноябре, җомга

Шул уңайдан районда да тантаналы чаралар үткәрелде. Сарманда уздырылган «Татарстан флагы – минем горурлыгым!» дип исемләнгән тантанада бәйрәм мәйданына иң элек дәүләт флаглары кертелде.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташларны бәйрәм белән тәбрикләде. Республикабызга багышланган җырлар яңгырады. Мәйдан аша дәүләт флаглары эленгән автомобильләр үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International