Сарман урта мәктәбендә Дәүләт флагы көне

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының  Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы – энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International