29 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 нче елда Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Бу гомуммилли символ гына түгел, ә традицияләрнең какшамаслыгын күрсәтә. Аның төсләре яңарыш, чисталык, энергия, тормыш һәм көч дигәнне аңлаталар. Бу көнне «Җәлил гимназиясе» укучылары һәм педагоглары «Тере флаг» акциясендә катнаштылар. Укучылар Татарстан Республикасы флагы төсендәге киемнәр киделәр. Чараның төп максаты - яшь буынның милли үзаңын күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм республика халкын берләштерүче символ буларак Татарстан флагын популярлаштыру булды. Акцияне тәрбия эше буенча директор урынбасары Нуриахметова И.Н, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Граханцева Е.Р., педагог-оештыручы Семина А.В., "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары оештырды һәм үткәрде.