Безнең флагыбыз

2024 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1991 елда Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Триколорның авторы –Татарстан Республикасы халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты - Тавил Хаҗиәхмәтов. Өч төс - ул яңарыш, чисталык, көч һәм энергия идеяләрен берләштерә. Яшел, ак һәм кызыл төсләр безнең һәрберебез өчен якын. Бу гомуммилли символ гына түгел, ә традицияләрнең какшамаслыгын күрсәтә. Аның төсләре юкка гына яңарыш, чисталык, энергия, тормыш һәм көч дигәнне аңлатмый. Бүген Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан мәктәптә берничә чара оештырылды: «Дәүләтем флагы» рәсемнәр күргәзмәсе, «Татарстан Республикасы флагы көне» аппликация техникасында мастер - класслар, тематик әңгәмәләр, Дәүләт символикасы турында викториналар, «Татарстан Республикасы флагы көне» сыйныф  сәгатьләре уздырылды. Укучылар Татарстан Республикасы флагы барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International