Бүген Җәлил бистәсендә Тимошков Тимур Юрьевич белән хушлашу чарасы узды. Тимошков Тимур Юрьевич 1998 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасының Сарман районы Җәлил поселогында туган. 2005 елдан 2014 елга кадәр Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый. Бокс секциясенә йөрдем. Ярышларда катнашты, призлы урыннар яулады. Мәктәптән соң Сарман аграр көллиятенә укырга керә, тракторчы-машинист белгечлеге буенча Урта һөнәри белем ала. Көллиятне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең «ТАНЕКО» АҖ заводында экскаватор машинисты булып эшли. Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның апрелендә контракт буенча киткән. 2024 елның 22 ноябрендә 21208 гаскәр часте өлкән разведчик-операторы, рядовой Тимошков Тимур Юрьевич Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була. Якын хәрби хезмәткәрләрне югалту ачысын Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Герой истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.