Алёнушка балалар бакчасында әниләр белән уртак шөгыль

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

28 ноябрь көнне икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр әниләрен Әниләр көненә багышланган уртак шөгыльгә чакырдылар. Балалар әниләрен  сөендерер өчен бик тырыштылар: җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур итеп биеделәр. Әниләр дә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кул эзләреннән кисеп алар матур итеп зур кояш ясадылар. Балалар исә үз куллары белән ябыштырып матур открыткалар ясадылар һәм әниләренә бүләк иттеләр. Балаларның һәм әниләрнең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә шөгылебез җылы һәм уңай мөхиттә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International