Бүген "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә инвалидлар декадасына багышланган хәйрия ярминкәсе узды. 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәрге барлык укытучылар һәм балалар бу искиткеч инициативада актив катнаштылар.
Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар әлеге чараны әзерләү һәм оештыру өчен күп көч куйдылар. Хәйрия ярминкәсе бик яхшы һәм уңышлы узды дип ышанып калабыз. Җыелган акчаларга инвалид балаларга бүләкләр сатып алыначак.
Изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең битараф булмавыгыз һәм игелекле гамәлләрегез дөньяны бераз яктырак һәм игелеклерәк итәчәк.