3 декабрь көнне Сарман урта мәктәбендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Коррупциясез дөнья» конкурсының мини-проектларын яклау булды. Конкурсның максаты-коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен һәм коррупциягә карата түземсезлек формалаштыру, җәмгыятьне коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга җәлеп итү.
Жюри составына Сарман муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Альмухаметова Гөлнара Габделхак кызы, Сарман муниципаль районы прокуроры урынбасары Рәхимҗанов Айрат Миңнәхмәт улы һәм мәгариф бүлеге методисты Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызы керде.