3 нче декабрьдә Азнакай шәһәренең 2 нче "Теремок" балалар бакчасы базасында "Билингваль белем бирүдә уен технологияләре һәм алымнары" дип аталган региональ семинар- практикум узды. Семинар педагогик фәннәр кандидаты, доцент УМК ның "Татарча сөйләшәбез", «Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү» программалары авторы Зарипова Зифа Мирхатовна, Кидрячева Раушания Гайнулловна җитәкчелегендә Азнакай, Бөгелмә, Сарман районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре педагоглары катнаштында узды. Бу семинарда Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасы педагоглары да актив катнаштылар - УМК буенча үзләренең авторлык уеннарын тәкъдим иттеләр.