Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты тарафыннан гражданнарны кабул итү

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга егерме өч ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутатка коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль яисә төбәк программасына кертүдә ярдәм итү, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм автомобиль юлларын ремонтлау турында сораулар килде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә депутат тарафыннан эшкә алынды, консультацияләр бирелде. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International