Бүген «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга егерме өч ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте.
Депутатка 9 мөрәҗәгать, «Сарман» район газетасына язылу, Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын ремонтлау өчен төзелеш материаллары сатып алу, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм автомобиль юлларын ремонтлау буенча федераль һәм төбәк программаларына ярдәм итү турында сораулар килде. Анда җаваплы затлар һәм Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары чакырылган иде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.