Депутатларның эш визиты

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров һәм VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев килде.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә сәфәре вакытында депутатлар Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының вәкиллекле органында «Бердәм РОССИЯ» фракцияләре депутатларының Сарман муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүгә имза салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International