1 нче "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасында катнаштылар
2024 елның 4 декабре, чәршәмбе
«Игелек атнасы» кысаларында «Каенкай» балалар бакчасының беренче хәрәкәтенең пилот төркеме өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүчеләр алдында үзләренең концерт программасы белән чыгыш ясады.
Буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, балаларда өлкәннәргә карата игелекле, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү - нәкъ менә шул максат белән педагоглар балалар белән социаль учреждениегә юл тоттылар. Интернат халкы нәни артистларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңлады.